БАЙГИЛДЕ МОДЕЛЛЕ АУЫЛ КИТАПХАНАҺЫ "НУРИМАН ҮҘӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИПХАНА СИСТЕМАҺЫ"
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧЕРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ 1-НСЕ ФИЛИАЛЫ
logo
БАЙГИЛЬДИНСКАЯ СЕЛЬСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА ФИЛИАЛ №1 МУНИЦИПАЛЬНОГО БЮДЖЕТНОГО УЧЕРЕЖДЕНИЯ "НУРИМАНОВСКАЯ ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ БИБЛИОТЕЧНАЯ СИСТЕМА"
Тел. +8(34776)2-53-42, e-mail: mukcbs411@maiI.ru

Гашыйклар көне белән, дуслар! уен – бәйге кичәсе Байгелде авылында

Һәр елның 14 нче февралендә күп илләрдә Изге Валентин көне билгеләп үтелә. Икенче төрле бу көнне — мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме дип атарга булыр иде.

Европада Гашыйклар көнен XIII гасырдан башлап билгеләп үтәләр, һәм әлеге бәйрәм үзенең популярлыгы буенча бары Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән генә калыша.

Ел саен 14 февраль көнне гашыйклар бер-берсенә йөрәк, фәрештә һәм күгәрчен рәсеме төшерелгән миллионлаган открытка юлый.

Россиялелләр дә әлеге бәйрәмне үз итә. Шулай итеп ул инде бүген күпләрнең яраткан көтеп алган бәйрәменә әйләнде.

Россия халкының яртысы Гашыйклар көнен үз бәйрәмнәре дип саный. Өстәвенә күпләр “мәхәббәт” төшенчәсенә ир-ат белән хатын – кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, балаларны, ата — аналарны, туган җирне яратуны да кертә.

16 февраль көнне Байгилде мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган “Гашыйклар көне белән, дуслар!” дип аталган уен – бәйге кичәсе үтте. Кичә уеннар, биюләр белән барды.