БАЙГИЛДЕ МОДЕЛЛЕ АУЫЛ КИТАПХАНАҺЫ "НУРИМАН ҮҘӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИПХАНА СИСТЕМАҺЫ"
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧЕРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ 1-НСЕ ФИЛИАЛЫ
logo
БАЙГИЛЬДИНСКАЯ СЕЛЬСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА ФИЛИАЛ №1 МУНИЦИПАЛЬНОГО БЮДЖЕТНОГО УЧЕРЕЖДЕНИЯ "НУРИМАНОВСКАЯ ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ БИБЛИОТЕЧНАЯ СИСТЕМА"
Тел. +8(34776)2-53-42, e-mail: mukcbs411@maiI.ru

“Сойләшик әле – әни”

Ана күңеле мәңге күләгәсез
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да
Гомерен дә хәттә кызганмый.
Иң кадерле кеше җирдә – әни” Әниләр көне 1998 елдан ноябрь аеның һәр якшәмбесендә үткәрелә.
Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
23.11 .23 Байгилдедә Әниләр көненә багышланган “Сойләшик әле – әни” дигән бәйрәм кичәсе булды. Кичә шигырләр, җырлар, биюләр белән алып барылды. Роза Марданова, Эльвир Музафаров әниләргә багышлап җырлаган җыры, Мәрфугә Марданова hәм Сиргалина Нәзирә сөйләгән шигырьләре, “Кояшкай” балалар бакчасының чыгышы, Габдлисламова Раксана hәм Масгутова Азалияның назлы җыры, Динара Ибрагимова башкаруында “Испан”биүе, “лучик” бию түгәрәгендә катнашучы кызлар, Айгуль Музафаровның “чигән” Биүе, Байгелде лицейның укучыларның чыгышы, тамашачыларның күңеленә хуш килде. Барысына да бик зур рәхмәт.
Әниләрне олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы аларда. Анадан башка шагыйьр дә, батыр да булмый.