Байгилде китапханәсендә «Балаларга Сабантуй» үтте
Байгилде китапханәсендә «Балаларга Сабантуй» үтте. Балалар рәхәтләнеп төрле милли һәм спорт уеннарында катнашты.
«Кашыкка йомырка салып йогерү»,
«Капчык белән сугышу»,
«Су ташу»,
«Ат чабыштыру».
Биредә чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде: уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Кызыклы уеннарда катнашып, призларга ия булып Сабантуйның иң күңелле мизгелләре булды.
