“Саумысыз, авылдашлар!
районыбызның гүзәл табигать кочагында урынлашкан Байгилде авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап гөрләп узды.
“Саумысыз, авылдашлар!” барысын да бергә җыйды!
Көннәр иминлектә үтсен дип бәйрәмне Байгилде авылының мулласы Фаил Миниәхмәт улы ачып җибәрде.
Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Байгилде авылы хакимиятенең башлыгы Гөлназ Фәнил кызы сәламләде, күңелле яллар теләп, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.
Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде. Бәйрәм барышында уеннары оештырылды. Уеннарны җыр – моң, дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.
Чарабыз барышында авылыбызның 40-45 яшь бергә гомер иткән юбиляр гаиләләр хөрмәтләп үтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмгә килүчеләр әзерләгән кайнар чәй һәм тәмле ботка белән сыйланды.
Чарабыз азагында авылдашларыбызны дискотека көтә иде.
Күркәм кичәне уздырыуда күп көч салган, чараны ойоштырыуда зур ярдәм курсәткән барлык үзмәшгульлек эшендә катнашучыларга, кафе «Айгуль», Байгилде авыл советы хакимиятенең хезмәткәрләренә, катнашкан артистларыбызга, халкыбызга бик зур рәхмәтебезне житкерәбез.
Мондый күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты, күңелле итеп вакыт уздырды. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, мондый матур чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык.
Байгилде авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, бердәм, ямьле, нурлы һәм өметле булсын!
