БАЙГИЛДЕ АУЫЛ МОДЕЛЛЕ КИТАПХАНАҺЫ "НУРИМАН ҮҘӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНА СИСТЕМАҺЫ" МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ 1-СЕ ФИЛИАЛЫ ТАТАР МӘҘӘНИӘТЕН ӨЙРӘНЕҮ ҺӘМ ҺАҠЛАУ ҮҘӘГЕ
logo
БАЙГИЛЬДИНСКАЯ СЕЛЬСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА ФИЛИАЛ №1 МУНИЦИПАЛЬНОГО БЮДЖЕТНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ "НУРИМАНОВСКАЯ ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ БИБЛИОТЕЧНАЯ СИСТЕМА" ЦЕНТР ПО ИЗУЧЕНИЮ И СОХРАНЕНИЮ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ
Тел. +8(34776)2-53-42, e-mail: mukcbs411@maiI.ru

« Илһам»

25 октябрьдә Нуриман районы мәдәният йортында якташ шагыйрәбез Наилә Әюпованың якты истәлегенә багышланган « Илһам» район әдәби бәйгесе үтте.
Чарада мөхтәрәм кунаклар Наилә Әюпованын тормыш иптәше Рәсүл Ибраһим улы, кызлары Ирина, туганнары һәм Мәләвез шәһәренең Мөхәмәтшә Буранголов исемен йөрткән китапханә хезмәткәре Рәзилә Фатыйх кызы Котлыгильдина катнашты.
Шулай ук Наилә Әюпованың авылдашлары, туганнары, классташлары да чараның түрендә булдылар.

Бәйгене район хакимиятының урынбасары Антонина Виктор кызы Яночкина ачты, килгән кунакларны сәламләде һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
Чарада Наилә Әюпова турында шагыйрә Халисә Мөдәрисова, Миләүшә Имашева якты истәлекләре белән бүлеште, Миләүшә Гыйлманова шагыйрәгә арнап язылган шигырен тамашачыларга җиткерде.
Мәләвез кунагыбыз Рәзилә Фатыйх кызы Наилә апаның саф күңелле, зур йөрәкле, кешелекле булуын билгеләп үтте һәм Нуриманлыларга сөекле шагыйрәбезнең иҗатын зурлаганга ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерде.
Наилә Әюпованың кызы Ирина әнисенә, Нуриман халкына багышлаган шигырьләрен укып ишеттерде (әйтергә кирәк, аның 100 артык шигыре сөекле әнисенә багышланган). Ирина Рәсүл кызы әнисе истәлегенә шундый матур чара үткәргән өчен зур рәхмәтләрен белдерде һәм әнисенең кулъязмаларын район татар мәдәният үзәгенә бүләк итте.
Якташ шагыйрәбез Наилә Әюпованың иҗатын дәвам иттерүче Ирина Рәсүл кызына иҗади уңышлар телибез!
Наилә апаның рухлары шат булсын!

“ Алмагачым көзен чәчәк атты “ флешмобында 50 дән артык Наилә Әюпова иҗатын якын итүче әдәбият сөючеләребез катнашты.
» Мин туганмын бу дөньяга кирәк булганым өчен…» әдәби бәйгенең беренче Онлайн турында 14 видеоязма каралды.
Ә инде икенче турында әдәбият сөючеләребез сәхнәдә жюри һәм тамашачылар алдында тере сөйләм белән чыгыш ясадылар.
Шагыйрәнең дөньяга рәссам күзе белән каравы, гүзәллекне күрә белүе, күңел киңлеге, хисләр байлыгы, шигъри сүрәтләү осталыгы һәр шигырендә күренде.

“Наилә Әюпова шигырен сәнгатьле сөйләү” номинациясе буенча жюри түбәндәге урыннарны билгеләде һәм диплом, бүләкләр тапшырды.
Гран-при — Сиргалина Нәзирә Йосып кызы (Бәләкәй Тенкәш авылы)
1 дәрәҗә -Марданова Мәрфуга Түлебай кызы (Байгелде авылы)
1 дәрәҗә- Әсадуллина Рәйсә Нәҗип кызы (Нимесләр авылы)
2дәрәҗә- Кусабкулова Гөлназ Радик кызы ( Яңа күл авылы)
2 дәрәҗә — Хасанова Хадисә Гаеткол кызы(Иске Исай авылы)
3 дәрәҗә- Хайруллина Гөлчәчәк Нуретдин кызы ( Кызыл яр авылы)
3 дәрәҗә- Яркәева Сәрия Мансур кызы( (Яңа Субай авылы)

Бәйгедә катнашучы әдәбият сөючеләребезне чын күнелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!

Гадел бәя бирүче жюрига зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Жюри рәисе, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре–шагыйрә, прозаик, драматург, күп җырлар авторы Халисә Сәгыйть кызы Мөдәрисова.
Жюри агьзалары:
шагыйрә, Яңа Субай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әмир кызы Гыйлманова,
район үзәк китапханәсе хезмәткәре Раушания Закуан кызы Бәдретдинова

Чарада “Хәзинә татар халык вокаль ансамбле , » Ихлас» татар халык фольклор ансамбле, автор – башкаручы Миләүшә Имашева, Рафак Хайруллин, Азат Шагеев, Элвира Газизова, Фәнзирә Закирова тамашачыларга җыр- моңнарын бүләк иттеләр.

Наилә Әюпова истәлегенә багышланган «Илһам» район әдәби бәйгесе халык күнеленә хуш килде. Якташ шагыйрәбез иҗаты мәңге күңелебездә сакланыр, киләчәк буынга җитәр.